Туган кырларымның әремнәре

Автордан: "Мин, Әмирә Үтәгәнева (кыз фамилиям – Әмирова), Пермь краеның Барда районындагы Каенавылда 1955 елда дөньяга килгәнмен..."

 

БӘЙЛЕ
2026 Окт 26

Мин, Әмирә Үтәгәнева (кыз фамилиям – Әмирова), Пермь краеның Барда районындагы Каенавылда 1955 елда дөньяга килгәнмен. Туган авылымда каеннар шаулавын тыңлап, аларга сокланып үскәнгәме, күңелем бик нечкә. Чириз елгасы һәм аның таллары авылыма нур өсти...

Туган кырларымда әремнәрне
Ник күммиләр икән ак карлар?
Йөрәгемдә булган әрнүемне
Көчәйтәләр генә салкыннар.

Шыксызлыктан әрем җәфаланмый,
Юлдаш иткән кырыс буранны.
Бармы ышыклаучы зилзиләдән
Әрем язмышына дучарны?

Гайрәтле давыл шашып, котырып,
Чыныктырган гына әремне.
Егалмыйлар көчле рухлыларны
Дөнья мәхшәренең җилләре.

Коткаручыбыз, дип килеп, кошлар
Әрем орлыкларын чүплиләр.
Рәнҗегәннәр, тозлы күз яшьлеләр
Сынауга һич бирешмиләр.

Туган кырларымдагы әремнәр
Кыш артыннан язны сагына.
Бәхет кошым, зур каршылык җиңеп,
Яр-юлдаш бул тормыш юлыма.


 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе