Мәүлид ае дәвамында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның сөннәте, хәдисләре турында һәр җомга көнне өч сорау биреләчәк. Викторина сорауларына беренче булып дөрес җавап биргән кешеләргә Татарстан мөфтияте тарафыннан бүләкләр тапшырыла.
Исегезгә төшерәбез: 18 ноябрь көнне ахшам намазы белән мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае керде. Рабигуль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай, чөнки бу айда Аллаһы Тәгалә бар галәмнәргә рәхмәт буларак кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган соңгы Пәйгамбәрен дөньяга бирә. Бу айда Татарстан мәчетләрендә пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә. 29 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә дин эшлеклеләре һәм хөкүмәт вәкилләре, зыялылар катнашында Мәүлид бәйрәме узачак дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай