Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
"Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, "Ярдәм" мәчете һәм "Татар-Ислам" мәгълүмат агентлыгы барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлый!
“Мәүлид” - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көне. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) туган вакыты милади исәпнең 571 нче елына туры килә. Мәүлид – Рабигуль-әүвәл аеның 11-12 нче көннәре арасындагы кичә. Коръәндә: “(Әй, Мөхәммәд) Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек”, - диелә (“Әнбия” сурәсе, 107 нче аять).
Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә.
Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер-догалар өләшү Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с. г. в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) туган кичәне хөрмәт итү булып тора. Мәүлид кичәсе - бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыту, хөрмәт итүне арттыру көне дә.
Шушы күркәм Мәүлид кичәсендә шөкрана кылыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) багышлап һәм бер-беребезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк. Барчабызга да Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы