Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Рамазан ае башлану белән котлады

Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов бөтен дөнья мөселманнарын һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Изге Рамазан ае башлану белән котлады.

Читайте также
2017 Май 28. Фото:Данис Касыймов

“Татарстан халкын мөселманнар өчен көтеп алынган изге Рамазан ае белән котлыйм! Бу ай Аллаһы Тәгалә юлында тырышлык кую ае. Без – сәламәт һәм мөлкәте булган кешеләр – инвалидларга, азкеремле кешеләргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә һәм кече күңеллелек күрсәтергә тиешбез.

“Ярдәм” мәчетендә ай дәвамында ике чатырда без 1200 кешегә өстәлләр әзерлибез. Алар арасында күрмәүчеләр, ятимнәр һәм азкеремле кешеләр бар. Бу игелекле эш бәрәкәт алып килер һәм Аллаһы Тәгалә разый булыр дип өметләнәбез.

Барлык дин кардәшләребезгә бөтен Рамазан ае дәвамында уразаны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүне өмет итеп тотуыгызны һәм Аллаһы Тәгалә юлында һәм мохтаҗлыгы булган кешеләргә хезмәттә катнашуыгызны теләп калам!


Дек 13
Дек 08
Дек 04
Ноя 30
Ноя 30
Ноя 29
Ноя 29
Ноя 29
Ноя 27
Ноя 24
Ноя 24
Ноя 24
Ноя 23
Ноя 23
Ноя 23
Ноя 22
Ноя 22
Ноя 22
Ноя 21
Ноя 21

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе