Болгар ислам академиясенең ректоры билгеле булды

Ректорга фәнни һәм мәгариф эшчәнлек һ.б. мәсьәләләр йөкләнә.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 03. Фото:dumrt.ru

Кичә Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы утырышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Академиянең президентын һәм ректорын билгеләү, Уставка үзгәрешләр кертү белән бәйле булган.

Учредительләр Советы карары белән Болгар ислам академиясенең президенты итеп ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков сайланган. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбарасы Рәфыйк Мөхәммәтшин академия ректоры итеп сайланган. Ректор һәм президент вазифалары Уставта билгеләнгән. Президент алдында академияне финанслау, стратегия һәм үсеш программаларын тормышка ашыру, халыкара һәм административ-хуҗалык эшчәнлек алып бару бурычлары куелган. Ректорга фәнни һәм мәгариф эшчәнлек һ.б. мәсьәләләр йөкләнә.

Шулай ук утырышта гыйльми совет та сайланган. Анда Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков, РФ мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов, Болгар ислам академиясенең фән буенча проректоры Дамир Шаһавиев, Чиләбе һәм Курган өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ринат Раев һәм Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмов керде. Шулай итеп, Совет составында барлык учредительләрнең дә вәкилләре бар. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкиле - Рамил Әдһәмов.

Болгар ислам академиясенең учредительләр Советы әгъзалары булып Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин, Үзәкләшкән дини оешма - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Үзәкләшкән дини оешма - ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Габбасов, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе Мөхәммәт Таҗетдинов тора.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтүенчә, барлык мәсьәләләр буенча карарлар бертавыштан кабул ителгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе