Һәрбер мөселман кешесе өмет белән яши. Нинди генә сынау килмәсен, аны өмет яшәтә. Авырлык килсә дә, иртәме-соңмы барысы да үтәр, җайланыр, дип өмет итә ул.
|
Әйе, чыннан да, динебез Аллаһтан яхшысын өмет итәргә өнди, тормышка өмет белән карарга куша. Әмма монда бер мөһим мәсьәлә бар: үзебез өмет иткән нәрсәгә ирешер өчен аны тормышка ашыруда булыша торган дөрес сәбәпләрне куллана белергә тиешбез.
Әйтик, кайсыбыз гына күп итеп акча эшләргә өметләнми икән?! Әгәр дә аңа ирешү өчен бернәрсә дә үзгәртмәсәк – ияләнгән эшне югалтудан куркып, аны күбрәк хезмәт хакы түләнә торган башка эшкә алыштырмасак, яки яңа һөнәр үзләштермәсәк, бу өметебез буш хыял гына булып калачак. Ә өметнең чынга ашуы – сәбәпләр кылу һәм яңа үзгәрешләр аша гына була ала.
Без, күп вакытта, өмет белән хыялны буташтырып, үз-үзебезне дә, тирә-яктагыларны да алдалап ятабыз. «Мин – мөселман, минем җәннәткә керәсем килә», – дип яшибез һәм җәннәтле булырга өметләнәбез. Әмма, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, җәннәтле булу өметебез аклансын өчен, һичнинди сәбәп кылмыйбыз.
Раббыбыз Коръәндә дә әйтә: «Дөреслектә, иман китерүчеләр, һиҗрәт кылучылар һәм Аллаһ юлында көрәшүчеләр — болар барысы да Аллаһ рәхмәтен өмет итүчеләр. Аллаһ — гөнаһларны Кичерүче һәм Рәхимле»
(«Бәкара» сүрәсе, 218нче аять).
Әлеге аятьтә Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, гөнаһлары гафу ителеп, җәннәткә керүне өмет итә алучыларның гамәлләре хакында әйтелә. Иң беренче, «иман китерүчеләр», диелә.
Үз-үзебезгә сорау бирик әле: ә иманның нәрсә икәнлеген без беләбезме; белмәсәк, белергә тырышабызмы? Аның нинди нигезләре бар? Нинди гамәлләр иманыбызны боза, кайсылары арттыра – ул хакта беләбезме? Аятьтә «һиҗрәт кылучылар» диелә, ә нәрсә соң ул һиҗрәт һәм кайсы вакытта фарыз була? Ул хакта беләбезме? «Аллаһ юлында көрәшүчеләр» телгә алына, ә без нәфесебезгә каршы көрәшәбезме?
Намаз укыйсы килмәсә дә, нәфесне, ялкаулыкны җиңеп, «Аллаһка рәхмәтле булырга тиешмен» дип, намазлыкка басабызмы? Аллаһ юлында Раббыбыз биргән малны мохтаҗлар белән бүлешәбезме, саран нәфесне юмартландыру юлында тиешле көрәшне алып барабызмы!? Җәннәткә өметләнеп тә, аңа ирешү өчен дөрес сәбәпләр кулланабызмы яисә буш хыяллар белән генә яши бирәбезме?
Җәннәтне өмет итәбез дә, ә калебебездә иман бармы? Булса, гамәлләребез нинди? Бу дөнья – ахыйрәткә орлык чәчә торган бер кыр, басу кебек. Калебебез җир булса, ә иманыбыз – орлык сыман, изге гамәлләр –шифалы яңгыр суыдай.
Шуңа йөрәгәбездә иман булса һәм һәрдаим игелекле, хәерле гамәлләр кылып орлыгыбызга су сибеп торсак, ул шытып чыгып Кыямәт көнендә мул җимешләрен бирер. Әгәр яз көне бернәрсә дә утыртмасак, бакча җире чиста килеш калмый, аны чүп үләне басып китә. Күңелебез дә шул бакчадай, әгәр иман кермәсә, анда башка төрле чүп кереп урнашачак.
Хыялларга гына күмелеп алдаланмыйк, кардәшләр. Эшләмичә генә акча килмәгән кебек, иман китермичә, игелекләр кылмыйча гына җәннәтле булып булмый шул.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)