 
Судта Азюрка мәктәбе укытучылары мәнфәгатьләрен Марат Ашимов, Саид-Магомед Чапанов, Руслан Нагиев һәм Равил Тугушев яклаячак. Танылган Россия адвокатлары үз вакытында Изге Коръән аятьләрен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләрен тыюны булдырмый калды. Алар белән яулыклы укытучыларны Санкт-Петербург адвокаты Таһир Мәҗитов та яклаячак.
Равил Тугушев сүзләренчә, гариза Мордовиянең Ромоданово район судына бирелә. Әлеге документта укытучылар хезмәткә хокукларын кире кайтаруны сорый. Бу нисбәттән Азюрка урта мәктәбенең 24 нче һәм 27 нче декабрьдәге 28 һәм 29 нчы боерыкларын хокукларны кысучы һәм законга туры килми торган дип тануны, шулай ук дисциплинар шелтәне бетерүне сорый. Билгеле булганча, Азюрка мәктәбенең, кисәтү ясалып, дисциплинар җаваплылыкка тартылган иде. “Дисциплинар җаваплылыкка тарту өчен Азюрка урта мәктәбе директоры тарафыннан 2016 елның 24 декабрендә чыгарылган боерык сәбәп булган. Аның нигезендә мәктәп эчке тәртип кагыйдәләренең 4.18 пунктына үзгәрешләр кертелә. “Мәктәп хезмәткәренең тышкы кыяфәте дөньяви характерда булырга: җитди костюм киелергә, баш киеме (яулык, эшләпә, берет һ.б.) булмаска тиеш”, - дип языла. Бу хакта дәгъва белән бәйле документта билгеләп үтелә.
Укытучылар бу боерыкның мәктәп директоры тарафыннан РФ Хезмәт кодексы статьялары тупас бозылып чыгарылган дип саный. Аерым алганда, белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре хокуклары һәм вазифаларына кагылышлы документ бу хезмәткәрләр белән килештерелмәгән һәм директор тарафыннан гына кабул ителгән. Моннан тыш, гаризада укытучылар киеменә “Эчке тәртип кагыйдәләре”ндә чикләүләр кертү мәктәп хезмәткәрләренең Конституциядә каралган хокукларын бозуга китерүе билгеләп үтелә.
“Яулык рәвешендәге баш киеме мөселман хатын-кызы кигән гадәти киемнең бер өлеше булып кына түгел, ә Идел буе халыкларының барысының да милли костюмның бер өлеше булып тора. Дини һәм милли кием кию белем бирүнең дөньявилыгына берничек тә тәэсир итми, - диелә гаризада. – Локаль норматив акт нигезендә дисциплинар җаваплылыкка тарту гамәлләрдәге законнарга туры килми. Асылда яулык рәвешендәге баш киемен салудан баш тартуны милли һәм дини билгеләр буенча дискриминация дип атыйбыз”.
Судка мөрәҗәгать иткәнче, Азюрка укытучылары законсыз рәвештә дисциплинар җаваплылыкка тарту факты буенча Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Әмма бу бернинди нәтиҗә дә бирмәде.
Равил Тугушев коллегалары белән берлектә законсыз боерыкларны һәм укытучыларга салынган дисциплинар җаваплылыкны юкка чыгарырга исәпли. “Монда Конституциядә каралган хокуклар гына түгел, хезмәткә кагылышлылары да бозылган. Боерык кабул ителгәндә, хокуклар тупас бозылган, укытучылар дисциплинар җаваплылыкка тартылганда, закон бозылган. Моңа карата шикаять бирергә кирәк”, - дигән Тугушев.
Ансар.Ru мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр суд беренче инстанциядә дәгъваны кире какса, Россия законнарында каралган бөтен этаплар үтеп чыгылачак. “Кирәк дип табылган очракта Кеше хокуклары буенча Европа судына мөрәҗәгать итәчәкбез”, - дигән Тугушев.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык