Бүген, мөбарәк Рабигыль-әүвәл аеның 18нче көнендә (31нче августта), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән очрашты.
Рөстәм Хисамиев Камил хәзрәткә хәбәр иткәнчә, быелның 1нче сентябреннән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның хәер-фатыйхасы белән, районда факультатив рәвештә гарәп теле дәресләре башланачак.
Әлеге дәресләр 3нче сыйныфтан өлкәнрәк укучылар өчен каралган. Дәресләр атнага ике тапкыр Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узачак. Хәзерге вакытта тыңлаучыларны туплау дәвам итә. Район башлыгы шулай ук гарәп теле укытучысын да тәкъдим итте.
Камил хәзрәт, үз чиратында, Рөстәм Хисамиевның башлангычын хуплады, аны тормышка ашыруда уңышлар теләде һәм аның әлеге эшне башлап йөрүче булуын билгеләп үтте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк