“Мөхәммәдия”гә көндезге бүлеккә кабул ителгән 83 шәкерткә студент кенәгәләре тапшырылды

Мәдрәсәнең көндезге бүлегенә шәкертләр Татарстаннан гына түгел, күрше шәһәрләрдән, республикалардан һәм өлкәләрдән, шулай ук Себердән, Кырымнан һәм Дондагы Ростовтан килде.

БӘЙЛЕ
2026 Сен 29

Татарстанда 8 мәдрәсәдә һәм өч ислам югары уку йортында меңнән артык шәкерт өчен беренче дәресләр башланып китте. 2026-2027нче уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе көндезге бүлеккә күпсанлы укучылар кабул итте: I курска конкурсны уңышлы үтеп 38 егет һәм 45 кыз укырга керде. Хәзерге вакытта мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 300гә якын шәкерт белем ала.

Тантаналы линейкада шәкертләрне Татарстан Мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәдрәсә җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Ул шәкертләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм уку йортының эчке тәртипләре, шул исәптән куркынычсызлыкны тәэмин итү, дресс-кодны үтәү һ.б. хакында таныштырып үтте. Аннары тантаналы рәвештә студент кенәгәләре тапшырды.

Белем көне белән шәкертләрне шулай ук мәдрәсә директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, остазлар, кураторлар тәбрикләде. Алар илебездәге танылган дини уку йортының бусагасын беренче тапкыр атлап кергән шәкертләргә теләкләрен җиткерде. Зөлфәт хәзрәт гыйлем юлына басучыларга ислам динендә белем алуның мөимлеге турында сөйләде һәм уку-укыту барышын оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Мәдрәсәнең көндезге бүлегенә шәкертләр Татарстаннан гына түгел, күрше шәһәрләрдән, республикалардан һәм өлкәләрдән, шулай ук Себердән, Кырымнан һәм Дондагы Ростовтан килде.

“Мөхәммәдия”дә шәкертләргә югары дини һәм дөньяви белемгә ия 25 мөгаллим белем бирәчәк, араларында фән докторлары һәм кандидатлар бар. Укучыларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган: зур уку сыйныфлары, бай китапханә, спорт залы, тәһарәтханә, уку залы һ.б. бар.

Билгеләп үтик, 2025-2026нчы уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 1200 шәкерт белем алды. Быел көндезге бүлекне – 15, читтән торып уку бүлеген – 68, кичке бүлекне 126 шәкерт тәмамлады. Уку йортын тәмамлаучы шәкертләр саны буенча мәдрәсә Татарстанда әйдәп баручылар рәтендә.

1993нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәне 2000нән артык шәкерт тәмамлаган. Иң күренекле шәхесләргә килгәндә, биредә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук Беларусь Республикасы, Иркутск өлкәсе, Самара өлкәсе мөфтиләре һ.б. укыган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе