Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюда Болгар ислам академиясен эшләтеп җибәрү, KazanSummit чараларының мөһимлеге, шулай ук гарәп дөньясында басылган татар дин әһелләре хезмәтләре турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, Болгар академиясе өчен беренче мөгаллимнәр билгеләнгән. “Хәзер укытучылар белән актив рәвештә сөйләшүләр бара. Якын арада алар безнең республикага килә башлаячак. Укытучылар, билгеле, зур галимнәр, дөнья күләмендәге мөгаллимнәр булачак. Бөек кешеләрне бөек шәхесләр тәрбияләргә тиеш”, - дип җиткерде ул.
“Программага килгәндә, алар барысы да эшләнгән. Хәзерге вакытта дәреслекләрне килештерү бара, аннан алар бастырылачак. Укытучылар белән сөйләшү бара, уку йорты үз вакытында ачылачак, башкача була алмый”, - дип ышанычын белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татарстан мөфтие : “Республиканыкылардан тыш, биредә чит ил белгечләре дә укытачак. Әлегә сез аның берсен беләсез – ул Габдердазак Сәиди. Ул инде бер еллап безнең республикада укыта. Күпләргә таныш. Шулай ук без хәзер Сәйф әл-Асри дигән укытучы белән сөйләшәбез. Сириядән, Мисырдан галимнәр бар. Сөйләшүләр җанлы бара”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Камил хәзрәт академиянең үзенчәлекләре турында сөйләп китте. “Россия ислам уку йортлары турында сөйлибез икән, академия – шулар өстендә. Әгәр дә, әйтик, университетлар унлап икән, аны төгәлләгән кеше бакалавр дәрәҗәсен ала. Магистр яки доктор булу өчен аңа безнең академиягә килергә кирәк булачак. Дөнья буенча башка укыту академияләре белән чагыштырабыз икән, алардан кайтыш булыр дип уйламыйбыз, әйбәтрәк тә булыр, бәлкем”, - дип җиткерде мөфти.
Хәзерге вакытта академиягә укучылар туплана. “Без уйлаганча, теләүчеләр шактый күп булып чыкты. Бирегә укырга керер өчен билгеле бер шартлар бар. Ул бакалавр булырга, югары ислам белеме алган булырга тиеш. Безнең күп кенә мөхтәсибләр, имамнар – алар инде Россия ислам университетын тәмамлаганнар, шунлыктан әзер укучыларыбыз күп. Биредә уку өчен Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән, Кавказдан да, Идел буеннан да, үзәк районнардан да киләләр”, - дип сөйләде ул.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы