Зәй мөхтәсибәтендә Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәрү гадәте күптәннән яшәп килә. Мөхтәсибәтнең һәр мәхәлләсендә диярлек бу олы бәйрәм билгеләп үтелде. 6 гыйнварда Зәй шәһәренең мәдәният йортында районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов тәкъдиме белән аны район күләмендә үткәрделәр. Чарада мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләреннән дин әһелләре, укытучылар, китапханәчеләр һәм теләге булган һәр кеше катнашты.
Бәйрәм Изге Коръән аятьләрен уку белән башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов барчасын да Мәүлид бәйрәме белән котлады, районда яшәүче төрле милләт халыкларының дини бәйрәм-йолаларын хөрмәтләп, дус-тату яшәү мөһимлегенә тукталды.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе чарага җыелган мөселманнарны бик тәэсирләндерде. Кунак булып килгән күрше район имам-мөхтәсибләренә дә вәгаз сөйләргә мөмкинлек булды. Республикабызның мәшһүр мөнәҗәтчеләре Ильяс Халиков һәм Илгиз Шәйхразиевлар җыелган халыкны моңлы мөнәҗәтләре белән шатландырдылар.
Бу көнне мәдәният йорты фойесында Пәйгамбәребезнең тормышына багышланган китаплар күргәзмәсе, кече залда 120 кешелек тантаналы аш табыны да оештырылды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.