Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын "Яңарыш" фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.
Шәһәр башлыгы республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын Казан мэриясе башлангычына кушылырга чакырды. “Бу изге эш республика халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга калачак”, - дип саный мэр.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның 2 төп проекты – Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән туристны җәлеп итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.
Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу – республика халкы өчен зур вакыйга булып тора.
“Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә бөтен Җир шары белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, - дип билгеләп уза мэр үзенең мөрәҗәгатендә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы