Узган шимбәдә Арча районының Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави (1776-1812) истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аны ТР Дәүләт Советы депутаты һәм “Таттелеком” АҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин эшләткән.
Мәгълүмат өчен: Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) – күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.
Ул 1776 елда Татарстанның Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килгән. Аның әнисе Миһербан бине Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган.
Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан алган. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укыган. Аннан кайткач, Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлаган. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкарган.
1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага барган һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлаган. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очраган, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңелгән. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып, ватанына кайтып китәргә мәҗбүр булган.
Габденнасыйр Курсави 1812 елда хаҗга дип чыгып киткән, барышлый ваба чире белән авырып, Истанбулда вафат булган һәм “Өскедар” зиратында күмелгән.
Югары Курса авылында Г.Курсави имамлык иткән мәчет саклана.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы