Кичә Казанның Тынычлык бистәсендәге “Динамо” спорт базасында мөселман яшьләре арасында Татарстан Ислам мәдәнияте үзәге тарафыннан волейбол, өстәл теннисы, 100 метрга 4 кешелек эстафета һәм интеллектуаль уеннар оештырылды. Анда Казанның РИУ, Татарстан Ислам мәдәнияте үзәге, Гарәбстан студентлары, Буа, чаллы, Яшел Үзән калалары, “Ярдәм” мәчете командалары үзара көч сынашты.
Бу ярышларның максаты һәм бурычлары мөселман яшьәре арасында дуслыкны ныгыту, әлеге уеннарны тагын да популярлаштыру һәм үстерүдән гыйбарәт. Ярышлар РИУ шәкерте Ильяс хәзрәт Сабировның Коръән укуы белән башланды.
Волейболда беренчелекне – РИУ, өстәл теннисында - “Ярдәм” мәчете, эстафетада – Чаллы, интеллектуаль уенда Ислам мәдәнияте үзәге спортчылары алды. Бу уеннарда җиңүчеләр мактау грамоталары, медальләр, акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.
Өстәл теннисында “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе вәкиле, керәшен егете Павел Галанов чемпион калды. Павел Мамадыш шәһәрендә туып үсә, өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгына кандидат. Быел Идел буе физик культурасы, спорты һәм туризмы академиясен тәмамлый. Магистратурада укырга калырга ниятли.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы