Хәл аеруча Алабугада катлаулы. Саранча һөҗүме аркасында районда гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин. Алабугада бүген бер квадрат метрга урыны белән 200дән артык саранча туры килә. "Россельхозцентр” оешмасының Татарстан филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев критик ноктаның бер квадрат метрга биш саранча туры килгәндә үк башлануын әйтә.
Саранчаның хәзер иң актив чоры. Тагын бер атнадан бөҗәкләрнең йомырка салып үрчү һәм канатка күтәрелү куркынычы бар. Бу очракта саранча ике тәүлек эчендә республиканы әйләнеп чыгарга сәләтле.
Саранча күренгән мәйданнарны бүген химик инсектицидлар белән эшкәртү бара. Агу һавадан дельтаплан белән сибелә. Химик препаратлар сиптерү аркасында Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнарында (М7 трассасы) җиләк җыю, аларны сату һәм алу тыелган. Инсектицидлар белән эшкәртелүче кырлар һәм болыннар янәшәсендәге чишмәләрдән дә су алмаска киңәш ителә.
Саранча һөҗүменең Татарстанга беренче тапкыр гына янавы түгел. Зарарлы бөҗәкләрнең беренче дулкыны 1921 елгы корылык белән килә. Икенче дулкын 1939-1941 елларга туры килә, ә өченчесе 2010 елда була. Ул вакытта саранча беренче булып Татарстанның Ютазы районында күренә. Фаразлар буенча, корткычлар күрше Башкортстаннан очып килгән.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы