Кичә Дубайга эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Emaar Properties» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
«Emaar Properties» - 1997 елда БГӘ нигезләнгән инвестицион компания. Бүгенге көнгә ул - гарәп дөньясында иң эре девелопер. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре - Якын Көнчыгышта, Төньяк Африкада, Азиядә, Европада һәм Төньяк Америкада төзелеш өлкәсенә инвестицияләр кертү. Иң атаклы проектлары - Бурҗ Хәлифә бинасы.
Рөстәм Миңнеханов һәм «Emaar Properties» җитәкчелеге Татарстан территориясендә төрле проектларга инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, коммерция һәм торак йортлар төзү өлкәсендә.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр бирде.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән