Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Төркиягә эшлекле сәфәр кыла.
Делегация составына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТҖ МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов керде. Шулай ук Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев мөфти белән бергә сәфәрдә.
Татарстан мөфтиятенең чит илгә сәфәре үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору һәм Төркиядәге дини эшләр белән танышу максатыннан оештырылды.
Әлеге сәфәр кысаларында Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе җитәкчесе Мәхмет Гермез белән очрашу да каралган дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы