Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми Республикасы, Сыктывкар шәһәрендә үткәрелүче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаша. "Ватанпарвәрлек. Ватанга мәхәббәт - иманның бер өлеше. Дәүләт, җәмгыять, шәхес бердәмлеге" дип аталган чарада Татарстан, Коми, Чечня, Башкортстан, Дагыстан, Белоруссия дин әһелләре катнаша. Чара Коми милли сәясәт министрлыгы һәм республиканың Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә ТҖ МДН матбугат хезмәте.
Конференция мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Изге Коръәнне укуы белән башланып китте. Аннары пленар утырыш үткәрелде. Камил хәзрәт "Ватанпәрварлек һәм рухи кыйммәтләр бүгенге заман җәмгыяте нигезе" дип аталган темага чыгыш ясады.
Шулай ук мөфти Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязовка, дини эшчәнлек алып баруына 25 ел тулу уңаеннан, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Сезнең чирек гасыр дәвамында динебезгә хезмәт итүегез, дәгъват һәм мәгърифәтчелек эшен алып баруыгыз зур хөрмәт уята. Ислам үсеше һәм милләтара тынычлыкны, милләтебезнең һәм мөселман өммәтенең традицион ислам кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертеп киләсез. Сез өммәтебезнең күпләрне җәлеп иткән зирәк һәм ачык йөзле, олы күңелле дин әһеле. Халыкка хезмәт итүегезне һәм кешеләргә гаделлек, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен ирештерүегезне Раббыбыз кабуллардан кылсын", - дип теләде Камил хәзрәт һәм Татарстан мөселманнары исеменнән истәлек бүләге тапшырды.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы