Кичә Женевада Берләшкән милләтләр оешмасының дини һәм аз милләтләр сораулары буенча форумы җиденче сессия башланды. БМО форумы утырышында Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.
Утырышта сүз аз санлы милләтләрне һәм диннәрне саклау мәсьәләләре турында бара. Шулай ук милләтләргә һәм диннәргә карата көч куллану, аларның хокукларын кысу очракларын туктатып калу ысуллары тикшерелә.
Камил хәзрәт РФ Чит илләр эшләре министрлыгы делегациясе белән БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда өченче мәртәбә катнаша. Белгәнебезчә, сентябрь аенда Женевада чит ил дипломатлары Татарстан һәм республикабызда алып барылган дини эшчәнлек белән танышканнар иде. Мөфти һәм нәзарәт вәкилләре “Ислам – тынычлык дине” дигән темага түгәрәк өстәлдә катнашып, ТР МДН алып барган юнәлешләрне тәкъдим иттеләр.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы