Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасы гөжләп тора. Күркәм вә гыйбрәтле гадәткә әверелеп килгән Бөтенроссия татар дин әһелләренең чираттагы өченче форумы бүген үзенең эшен башлап җибәрде. Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге чараның абруе арта бара, бу хакта форумда катнашучыларның саны гына түгел (алар 900 дән артык), ә биредә күтәреләчәк милли һәм дини тормышка кагылган катлаулы мәсьәләләрне карау, чишү омтылышы ачык күрсәтә. Форумны уздырырга зур ярдәм күрсәткән Татарстан җитәкчелеге Казанда ачыктан-ачык фикер алышу илдәге гражданлык җәмгыятен ныгытырга, дин һәм динара мөнәсәбәтләрне, милли эшләрне тагын да җанландырып җибәрергә зур этәргеч булыр дип саный. Хәер, төрле төбәкләрдән килгән форум делегатлары бу хакта болай дип әйтә.
Пенза өлкәсенең “Мәрхәмәт” дини оешмасының рәисе Мөнир хәзрәт:
– Болай җыелышып, киңәшләшеп тору барыбыз өчен дә кирәк. Казанга килеп, биредәге үзгәрешләрне күреп, яңалыкларны ишетеп, динебез, милләтебез өчен тагын да бер сөенәбез.
Яшь буын вәкилләреннән шул ук өлкәдән имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт дә бу фикерләрне куәтләп, форумның мәдәни чаралар белән бергә , пленар утырышларда, секцияләрдә күтәреләчәк җитди мәсьәләләр буенча сөйләшүләрдә катнашырга ниятли.
Татарлар күпләп яшәгән иң зур төбәкләрнең берсе Чиләбе өлкәсеннән килгән, Урал өлкәсенең баш казые Васил хәзрәт Минһаҗев :
– Бирегә өченче тапкыр киләм. Оештыручыларга зур рәхмәт. Мине бигрәк тә татар һәм башкорт халкын берләштереп, тату яшәү мәсьәләсе борчый. Мәдәниятебез уртак, телләребез бер диярлек – дус булыйк, бергә булыйк!
Быел секцияәр хәләл индустрия, мәгълүмат чаралары, мәхәллә һәм мәгарифкә багышлана.
Татар конгрессы материаллары ярдәмендә, Александр Долгов

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән