Без, «Ярдәм» мәчете әһелләре, Татарстан Диния нәзарәте белән «Яңа Гасыр» телеканалы оештырган «Башваткыч» тапшыруында катнаштык.
Сораулар бик уйланып төзелгән иде. Анда мираси байлыгыбызны белү, барлау игътибар үзәгендә булды. Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди игътибарга алынды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.), аның анасы Әминә, Пәйгамбәрнең хәдисләре, Ханбикә-Сөенбикә, Кол Шәриф хәзрәтләре, Болгар тарихына һәм башка бик хикмәтләргә багышланган җитди сораулар бар иде.
Төрле кыйтгаларда яшәүче дин кардәшләребез өчен бу тапшыруны мин зур бүләк итеп саныйм. Шуңа күрә аны оештыручыларга олуг рәхмәт хисләрен белдерәсебез килә.
Әлеге “Башваткыч”та “Ярдәм” мәчете мөгаллимәсе Роза ханым Мортазина 11 очко туплап, җиңүче булды. Ул ике дә уйлап тормыйча, үзенә бирелгән бүләкне Теләче районының Иске Җөри авылындагы инвалид балаларны Тернәкләндерү үзәгенә тапшыруы хакында белдерде. Аның үрнәгендә, мондый игелекле гамәлне “Апанай” мәчете имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров та, шулай ук мин дә эшләдем, ягъни без бүләкләребезне шул ук райондагы балаларга бүләк итү хакында белдердек. Шулай ук биредә без 7715 санын җыеп, СМС хәбәрләрен юлладык. Ә бу исә 50 сум акчабызны хәйрия итеп “Зәкят” фондына җибәрү дигән сүз иде.
Әле Корбан бәйрәме көннәрендә халкыбыздан җыелган мәрхәмәт акчасына балалар өчен җайлы, уңайлы автобус та барлыкка килер, иншә Аллаһ.
Әйдәгез, дин кардәшләрем, милләттәшләрем! Бергәләп мәрхәмәт дигән хикмәт белән урыйк бөтен Җир шарын!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы