Кырымдагы вазгыять дөнья мәгълүмат чаралары көн тәртибендә бүген дә беренче урында. Бу атнада төрле илләрдә Русия илчелекләре каршында гаскәрләрне Кырымнан чыгаруны таләп итеп урам җыеннары үтә.
Европа, АКШ һәм Төркиядә яшәүче кырымтатарлар исә Кырымдагы милләттәшләре өчен үз кампанияләрен алып бара.
"Кырымдагы хәлләрнең бер яклы гына яктыртылуына борчылабыз. Көнбатыш мәгълүмат чаралары да анда татарларның яшәвен искә алмый. Бүгенге көндә максатыбыз Кырымдагы милләттәшләребезгә мәгълүмати ярдәм күрсәтү, алар матди ярдәмгә мохтаҗ түгел. Без төрле чит ил журналистлары белән аралашканда кырымтатарларның сугышка каршы булуларын, андагы урысларга бернинди дә куркыныч янамаганын сөйлибез. Путин үз милләттәшләрен кемнән саклар өчен гаскәр кертә? Моны аңлаган кеше юк", - диде Кырымтатар мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле рәисе Зафер Каратай.
"Кырымтатарларның яралары ачылды"
Төркия матбугатында кичә мондый баш исем белән мәкаләләр чыкты. Кырымтатарларның 1944 елгы сөргенне онытмаган буыны һәм сөргендә туган яшьләр янә сөргеннән курку хәлендә яши. Аларның күпчелеге торган өйләрен ташлап китәргә теләми. Шулай да бу көннәрдә Төркиягә Кырымнан йөзләп кеше килгән.
"Вазгыять тагын да катлаулана төшсә, Кырымнан 3-4 мең баланы ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгару юлларын уйлыйбыз", - диде Каратай.
Чәршәмбе көнне Романиядәге Русия илчелеге каршында урам җыены үтәчәк. Сишәмбе Романиядәге кырымтатар диаспорасы Кырымдагы Мәҗлес белән сөйләшүләр үткәрә.
Пәнҗешәмбе көнне Һолландиядәге Русия илчелеге каршында да шундый җыен үтәчәк.
Шимбә көнне Истанбулда Кырымнан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итеп һәм кырымтатарларны яклап, урам йөреше планлаштырыла дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы