Кадерле, Хатыйп абый. Сезне кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмегез, туган көнегез белән тәбриклибез.
Бәйрәмегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюыгыз сезне беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз Һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвегезне телибез.

Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, бәрәкәтле, хәерле гомер, чиксез шатлыклар телибез.
<
p>Авырлыклар килсә елмаясың,Нур чәчә күзләрең көлгәндә,
Беләсеңме, Хатыйп, син бит безнең –
Әлдермештән Әлмәндәр.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син Һәрбер кешегә.
Шуңа сине бары да яраталар,
Дус-ишләрең йөри килгәләп,
Сау-сәламәт булып, туксанны да,
Үткәрергә язсың бергәләп.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәткәрләре
Шушы бәйрәмне уздырырга рөхсәт биргәне өчен гыйбадәтханәнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәтебезне белдерәбез.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы