Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан Кремле” дәүләт тарихи архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы «Татар сәнгате һәм мәдәнияте» иҗтимагый оешмасы “Минем гаиләмнең шәмаиле: үткәннәрдән – бүгенгә” дигән Беренче Россиякүләм сәнгать конкурсы күргәзмәсен оештырды.
Ул кичә ачылды.
Конкурска Русиянең төрле төбәкләреннән, Казахстаннан, Австралиядән барлыгы 300 эш кабул ителгән. Ислам мәдәнияте музеенда Татарстаннан, Казаннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Чувашиядән 40 борынгы шәмаил урын алды. Татар шәмаилләре сыйфаты ягыннан яхшырак икән. Шулай булырга тиеш тә.
Беренче шәмаил XIX гасырга карый. Шәмаил ясау сәнгатенең бүгенгесен һәм киләчәген хәзерге заман рәссамнәре иҗатында күрәбез. Ә җиңүчеләр 12 июньдә “Кол Шәриф” мәчетендә игълан ителәчәк. Күргәзмә үзе дә шушы гыйбадәтханәдә уза. Казан Кремле сайтлары аша аларга тавыш биреп булачак. Күргәзмәгә рәхим итегез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы