Кронштадта полиция бүлегендә вафат булган 81 яшьлек Рауза Галимова кибеттән май урламаган. Бу хакта Петербурның прокуратура матбугат-үзәгенә сылтама белән «Русская служба новостей» хәбәр итте.
"Видеодан күренгәнчә, ул касса янында сатучыга акча бирергә тели, аның куллары калтырый, әмма кибет хезмәткәрләре акча алмыйлар һәм полиция вәкилен чакыралар", дип белдерделәр анда.
Шулай ук прокуратурда Галимова сумка астында булган әйберләрне күрмәскә дә мөмкинлеген әйтәләр. Матбугат үзәгендә белдерүләренчә, кибет җитәкчесе аны полициягә алып китүләрен үтенгән, чөнки аның бернинди документлары да булмаган.
Галимованың үлеменә бәйле җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин белдерде.
Аның сүзләренчә, Галимованың үлеме сәбәпле экспертиза нәтиҗәсендә билгеле булачак. Шулай ук ул аның полициядә тотылу шартлары һәм ашыгыч ярдәм килгәнче аның белән булган мөгаләмәне дә тикшерәчәкләрен әйтте.
Кибеттәге намуссыз хезмәткәрләрне оялту өчен Петербур һәм Кронштадтагыларны флешмобка чакыралар. Моны оештыручы Сергей Елгазин дигән музыкант сәүдә үзәге ишек төбенә май алып килергә тәкъдим итә.
Кронштадта “Магнит” кибетеннән май урлауда гаепләнгән Ленинград камалышында исән калган 81 яшьлек Рауза Галимова полициягә китерелгәч йөрәге тотып үлеп киткән иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы