Хокук мәгълүматы порталында документларны бастыру "Российская газета” һәм "Парламентская газета” дагы кебек үк рәсми булып санала. "РГ” ның сайтында әйтелгәнчә, инде бу карарның язмасы алар тарафыннан кабул ителеп алынган һәм ул бүген басылып чыга.
Президент амнистиясе 25 мең кешенең язмышына кагылачак. Документта күрсәтелгәнчә, төрмәдән азат ителү балигъ булмаган балалары булган аналарга, 18 яшенә кадәр җинаять кылганнарга, Россиядә атказанган хезмәтләре булган гражданнарга кагыла. Амнистия шулай ук кайбер резонанслы эштә катнашучыларга да кагылыр, дип көтелә. Әйтик, Russy Riot төркемендәгеләргә, "Болотная площадь»тагы тәртипсезлекләрдә катнашучыларга һәм "Арктик Санрайз” экипажы әгъзаларына, шулай ук саксызлык күрсәткән элекке саклану министры Анатолий Сердюковка да кагылачак.
Амнистия педофилия белән бәйле җинаятьләргә, террорчылыкка һәм көч кулланып, вәкаләтләрен арттырганнарга да кагылмаячак. Амнистия массакүләм тәртипсезлек оештыручыларга, шул исәптән оппозициядәге Сергей Удальцевка, шулай ук ЮКОС эшендә катнашучыларга эләкмәячәк.
Амнистия проектын Думага 2013 елның декабрендә Президент Владимир Путин кертте. Конституциянең 20 еллыгына багышланган документ Президент администрациясе һәм кеше хокуклары Советы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы