Бүген «Сөләйман» мәчетенә Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге башлыгы Николай Колесников килеп, хәзерге вакытта бу гыйбадәтханәдә белем алучы мөслимәләр алдында чыгыш ясады. "Мин һәрвакыт бу мәчеткә теләп киләм. Рәхмәт безне төрле чараларга, аеруча Корбан бәйрәмнәренә чакырганыгыз өчен. Алай гына да түгел, Сез безнең инвалидларга корбан итләре дә таратасыз. Бу – безнең өчен зур бүләк. Ә бу юлы чакырмасагыз да килдек, чөнки Сезне, Мәликә ханым, нык хөрмәт итәбез, яратабыз. Күзләре күрмәүчеләрне укытып, Сез Россия күләмендә зур эш башкарасыз. Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Сез яшь күренәсез. 30дан артыкны биреп булмый Сезгә. Сезне юилеегыз белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез һәм менә бу бүләкләрне Бөтенроссия Сукырлары җәмгыяте әһелләре һәм шәхсән минем исемнән кабул итеп алуыгызны сорыйбыз”,-диде Николай Васильевич һәм тантаналы шартларда кулындагы бүләкләрен Мәликә ханымга тапшырды.
Аннары БСҖ әгъзалары юбиляр хөрмәтенә, татар һәм рус халык җырларыннан торган концерт тамашалары күрсәтте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы