4 июньдә "Казан" милли мәдәният үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп: “Пәйгамбәребез (с. г. в.) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән гыйбарәт”. Ә күркәм нәсыйхәтне иң башта кемнәр җиткерә? Әлбәттә, күпне күргән әбиләр, әниләр, аннары дини сабаклар бирә торган абыстайлар. Аллаһы Тәгалә өммәтебезгә кылган яхшылыкларыгыз өчен һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш бирсен. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Бергәләп өммәтебез өчен тырышырга, эшләргә насыйп итсен!”- дигән теләкләрен җиткерде.
Корылтай кысаларында, үсеп килүче буынга традицион рухи кыйммәтләрне җиткерү чараларына, җәмгыятебездә мөслимәләр тарыган проблемаларны чишү юлларына кагылышлы тәкъдимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларында балаларны тәрбияләүгә, мөслимәләргә багышланган телетапшырулар ачу кирәклеге хакындагы фикерләр яңгырады.
Мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсихәтләрен Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка хәзрәтләр җиткерде.
"Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина һәм "Ярдәм" Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова да корылтайда катнашып, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Аларның сүзләренчә, Татарстан мөслимәләре бердәм һәм бергә булып хәрәкәт итәргә, илебезгә файдалы балалар үстерергә бурычлы.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы