Без нинди бәхетле халык. Безнең «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы активистлары Корбан бәйрәме олылыгының хикмәтен аңлатучы мәҗлесләр үткәрүне дәвам итәләр. Җәмгыятебездә актив эшчәнлек алып баручы Сиринә Шаһимәрдәнова да туганнарын, күрше-күләнен җыеп, мәҗлес уздырды.
Безнең балалар бәйгеләрендә катнашучыларга өч сарык чалып, килүчеләрне пылау белән сыйлаучы Наҗия Миңнулла кызы да бик күркәм мәҗлес үткәрде. Хаҗ кылучыларга акча биреп җибәреп, ул Мәккәдә корбан чалдырган. Ә Казандагы мәҗлескә дә туганнары, дус-ишләре күп килгән иде. Анда остазбикә Хафизә ханым җиренә җиткереп Коръән укыды.
Барыбыз бергә дөньядагы бөтен мөселман җәмәгатенә хәерле, бәрәкәтле гомер, тынычлык-иминлек, Татарстаныбызга тагын да ныграк алгарыш, әдәп-әхлак һәм кешеләргә Раббыбың кушканнарын үтәп яшәүләрен теләп, ихлас күңелебездән догалар кылдык.
Корбан мәҗлесен аннары Энҗе Тәлгат кызында дәвам иттек.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы