"Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында, Татарстан Милли музеенда 22 июльдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга багышланган электрон экспозиция ачыла. Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул «Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» фонды тырышлыгы белән оештырылган.
Чарада беренче тапкыр Г.Исхакыйга багышланган Татарстан милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан милли архивы, Камал театры музее фондларына сакланучы материаллар күрсәтеләчәк.
Язучының «Гаяз Исхакый: тәрҗемәи хәле һәм иҗаты сәхифәләре» күргәзмәсендә куелган шәхси әйберләре 1997 һәм 2002 елларда Татарстан президенты идарәсеннән Татарстан милли музеена тапшырылган. Шул вакытларда Төркиядә яшәгән татар эшмәкәре Әхмәтвәли Мәңгәри хәйрия фонды һәм аның кызы һәм фондның рәисе Сафия Имре Төркиядән Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләрен алып килеп, Татарстанның ул чактагы Президенты Миңтимер Шәймиевка тапшырган иде. Соңрак алар Татарстан Милли музеена бирелде.
20 июльдә Казанга «Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» фонды рәисе Тюлай Дюран ханым киләчәк. Ул Чистайда һәм Гаяз Исхакыйның Яуширмәдәге Тарихи-мемориаль һәм этнография комплексында булачак.
22 июльдә Татарстан Фәннәр Академиясендә Исхакыйның әдәби мирасын өйрәнүгә багышланган "түгәрәк өстәл" узачак дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы