Тәүге баруымда: "Бер кыз ректор бүлмәсе янында намаз укыган”,-дигән мәгълүмат алып кайттым. Шуны сәбәп итеп, яулыкка бәйләнү киткән. Ә бу кыз башка урын булмагач, вакытында намазымны башкарырга тиешмен дип, укыгандыр инде...”Социаль мәгариф Академиясе”ндә булган бу хәл. "Февраль ае башыннан яулыклы кызларны уку йортына кертмәскә” дигән әмер дә кәгазьгә төшкән. Әлеге хәбәр "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы кешеләренә – безнең яңагыбызга суккандай булды.
Тагын киттек ректор янына. Сөйләшү бик җитди булды. Нәтиҗәсе мондый: кызлар укуларын яулыктан дәвам итәчәкләр. Оешмабызның бергәләп мәхкәмәләргә йөргән активисткабыз Зөлфия Фәткуллина да яулыклыларны яклый торган документлар алып килгән иде.
Димәк, кызларыбыз Академиядә яулыкларын киеп укыячак, иншә Аллаһ!
Биредәге ректорның чыгышы белән татар зыялылары нәселеннән булуын ишетеп кайттым. Киләчәктә ул хакта да кызыксынырбыз әле, Аллаһы боерса.
Татарстан Диния нәзарәтеннән дә яулыклы кызларны яклауларын белдерделәр. Әмма яулык мәсьәләсе кабаттан әйләнеп каймасын иде инде.
Әлмира ҺӘДИЯ,
"Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән