Үткән җомгада без, Казанның “Ярдәм” мәчетеннән бер төркем абыстайлар – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова, мөгаллимә Роза ханым Мортазина һәм мин, Буа шәһәре мәдрәсәсендә кунакта булдык.
Сәбәбе шул: Буа мәдрәсәсе ачылуга 210 ел тулган икән. Әлеге мәдрәсә хакында да, аның сәләтле яшь җитәкчесе, галим Рәшит Маликов турында да язганым бар иде инде. Бик сагынып бардым үзләрен – Буа ягы мөгалимнәрен һәм мөгаллимәләрен. Мәдрәсәнең тарихы – мәгърифәтле халкыбызның яшәешеннән аерылгысыз. Һади Атласый, Шакир Мөхәммәтев, Гомәр Толымбай, Зариф Бәшири исемнәрен искә төшерү дә аның тарихи асылын сөйли. Болар хакында Рәшит Маликовның “Буа мәдрәсәсе тарихы” китабында тәфсилләбрәк танышырга була. Буа мәдрәсәсе директоры Рәшит Маликов һаман да хикмәтле эш булдыру өчен тырышуда. Хәзерге вакытта ул “Балар тәрбияләү үзәге”н булдыру нияте белән йөри. Аның инде бина проекты һәм 15 сутый җире бар. Яңа төзелешкә атап кылган догаларыбызны Раббыбыз кабуллардан кылса иде.
Аллаһы Тәгалә аларны да, безне дә Үзенең рәхмәтеннән ташламасын иде. Хәзрәтнең әнисе Әлфия ханымны күреп тә шатландык без.
Буада битараф ислам әһелләре булмау аеруча куандыра. Мәдрәсәдә мөселман хатын-кызлары белән бик җанлы очрашу булды. Анда “Ярдәм” мәчете мөгаллимәсе Роза хаҗия Мортазинаның һәм минем чыгышны ихластан тыңладылар.
Аннары кичке очрашуыбыз Буаның “Хаҗилар мәчете”ндә булып узды. Рәхмәтебезнең иң олысы - Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновка иде. Барысының да эшендә уңышлар теләп таралыштык.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы