Узган ялларда “ Ярдәм ” милли хәйрия фондының бер юнәлеше буларак, Казанда уңышлы эшләп килүче алкогольга һәм наркотикларга бәйле кешеләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Теләче районының Иске Җөри авылында урнашкан ятим балалар йортында булып, балаларның хәлләрен белеп, сөйләшеп аралашып, җыеп кына әйткәндә кунак булып кайттылар.

Шушы матур йортка, Мәликә ханымның җылы канаты астына җыелганнарына бер ел тулып килә әлеге ятимнәрнең. Җир йөзендәге иң матур сүз, иң җылы төшенчә булган “әни” сүзен саф татарча итеп “әнием” ,- дип дәшәләр алар аңарга. Сабый күңеленең сизгерлеге гасырлар белән тикшерелгән. Бөтен нәрсә сатылган шушы заманда да акчага сатып алып булмый балаларның мәхәббәтен.
Аңа лаек булу мөһим. Хәтта үзен якты дөньяга тудырган хатын-кызны да әлеге сүз белән атарга тел әйләнми кайвакыт. Ә Мәликә ханым үз әниләре мәхрүм иткән җылылыкка төреп, тиешле урында сөеп, кирәк чагында тиргәп, көйсезләнгәндә көйләп, зур бер гаиләнең хуҗабикәсе булып яши әлеге йортта. Тулы мәгънәсендә “әни” ул шушы ятимнәр өчен.


Шуңа күрә дә биредә һәрвакыт балаларның шат авазы яңгырап тора. Килгән кунакларны үзләренең концерт программалары белән сөендереп, тәмле ризыклы табын артында чәй белән сыйлап озатырга күнеккән инде алар. Җырларның да, шигырьләрнең дә әниләргә багышланганнарын сайлый алар.
“Ярдәм” фонды хезмәткәрләре дә балаларны үз күчтәнәчләре - бүләкләре белән куандырдылар.

Эльвира ИБРАҺИМОВА

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән