Дин дәресләренең бүген
Юбилейлы бәйрәме.
Назлы кояш аны котлап,
Юллый нурлар бәйләме.
Әлһәмдүлилләһи, бик шөкер:
Ирештек тиеш юлга.
Илләр имин, тыныч булсын,
Җитешсен изге дога.
Саваплы да, җаваплы да:
Кулларда – Коръән-Кәрим.
Нечкәртә күңел хисләрен
Укыгач, “Әлиф ләм-мим”.
Мәрхәмәтле һәм хөрмәтле
Калыйк Аллаһ каршында.
Олуг дәрәҗәләр юллап,
Тормышлар барышында.
Йөрәккә ялкын көчен
Дини дәресләр бирә.
“Фатиха”, “Фәләкъ», «Ихлас”
Укып, җан тынгы күрә.
Биш вакыт төзек мәчеттән
Мөэзин азан әйтә.
Бөек халкым, милләтемә
Иман рухын көчәйтә.
“Дини дәресләр” уянды,
Изге Раббым язганга.
Мөгаллимә, мөслимәләр
Бәхеткә юл ярганга.
Дөньяга — муллык, иминлек,
Аллаһтан сорыйк теләп.
Кул күтәреп дога кылгач,
Ашар гамәлгә теләк.
Наҗия ШАГАЕВА,
Сембер каласы, Чынлы районы
19. 09.2015 ел

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Мирас» ишекләрен ача: беренче матбугат конференциясе
Мәликә Гыйльметдинова: инвалидларны тернәкләндерү буенча практик һәм теоретик
Мөслимәнең эш шартлары