Рамил хәзрәт Юнысның яңа китабы дөнья күрде. Ул “Мөстәҗәб догалар” (Коръән һәм сөннәттән) дип атала.
Бу китапның асылы Габдуллаһ бин Әхмәд әл-Гәлләфнең "Әд-Дүга әл-Мүстәҗәб мин әл-Курән үә сахих әс-Сүннәһ" китабыннан тәрҗемә ителгән.
Кем ул Рамил хәзрәт Юныс? Ул узган гасырның 90 нчы елларында Татарстан Диния нәзарәтендә эшләде, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укытты. Берничә еллар буена җомга көннәрендә "Борнай" мәчетендә өйлә намазына кадәр халыкка вәгазь сөйләде. Аны халык зарыгып, юксынып көтеп ала иде.
“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә ул безне дә укытты. Ул – минем остазым, әле минеке генә түгел, күпләрнең остазы булды. Ул Бөтенроссия татарларына ислам дине нигезләрен аңлатты. Радио һәм телевидениедән ясаган чыгышларын халык яратып тыңлый вә карый иде.
2005 елда Казаныбызның 1000 еллыгына "Кол Шәриф" мәчете ачылды. Аңа имам-хатип итеп Рамил хәзрәт Юныс билгеләнде. Ул имамлык кылганда, мәчеткә халык, аеруча яшьләр ургылып килергә кереште. Ул чакларда "Кол Шәриф" гыйбадәтханәсе тулы була иде, чөнки Рамил хәзрәт үтемле вәгазьләре белән халыкны авызына карата белде.
Ә бүген милләттәшләребез аны эзли, юксына, вәгазьләренә мохтаҗлык кичерә. Остазыбызның бу китабын да халкыбыз яратып кабул итәчәк, дип уйлыйм. Рамил хәзрәт Юныс халкыбызның, исламның тарихын ихластан белүче зур галим. Рамил хәзрәт милләтебезгә, безгә бик кирәкле олуг шәхес ул! Аның юлына шайтаннар чыгып, эшенә бераз комачаулады, анысы. Әмма ул вакытлы хәвеф булып, үтәчәк, Раббыбыз аңа юлларын ачачак әле. Рамил хәзрәткә галимлек гамәлендә киләчәктә уңышлар телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы