Франциянең элекке Президенты Николя Саркози үзенең вазифаларын арттыру эше буенча күрсәтмә бирү өчен кулга алынган. Бу хакта Reuters агентлыгы мәхкәмә өлкәсендәге үз чыганакларына таянып хәбәр итте.
Агентлыкның мәгълүматына караганда, Саркози бүген иртән иртүк Парижның Нантер төбәгендәге ришвәтчелек (коррупция) белән көрәш ведомствосы бүлегенә килде.
Франциядәге закон нигезендә, тикшерүчеләр дәүләт башлыгын 24 сәгатькә кадәр тоткарларга хокуклы. Саркози ришвәтчелек эшен тикшерү кысаларында күрсәтмә бирәчәк.
Бу хәл хәзерге заман Франциядәге элекке Президентны кулга алуның беренче очрагы.
Элекке Президентны ул 2007 елдагы сайлау кампаниясе вакытында Ливия җитәкчесе Муаммар Каддафидан зур күләмдә акча алуда гаеплиләр. Аерым алганда, мәхкәмә вәкиле Саркозины аның телефоны тыңланылган булуы турында кисәткән.
2011 елның мартында Каддафиның улы Сәеф әл-Ислам Франциядәге Президент сайлаулары алдыннан аның гаиләсе Саркозига 50 миллион евро биргәнлеге хакында белдергән. Элекке Президент шулай ук сайлау алды кампаниясе вакытында L Oreal хуҗасыннан 150 мең евро алуда шикләнелә. Дөрес, 2013 елда Франция прокуратурасы бу эшне ябу белән килешкән иде.
Франциядәге сайлаулар вакытында кандидатларга шәхси затлардан 4600 евродан күбрәк акча алу тыелган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы