Әлеге ярышларда 60ка якын инвалид, шул исәптән Казанның мөселманнарны тернәкләндерү үзәге "Ярдәм”гә укырга килгән шәкертләр катнашты.
Шунысын әйтеп узу мәслихәт: "ярдәм”леләр шактый уңышлы чыгыш ясады. Әйтик, өстәл теннисында Казаннан Гадел Сибгатуллин беренче урынны алса, армрестлингта (кул көрәше) Чечня вәкиле Мөхәммәт Тимеровка тиңнәр табылмады. Казаннан Салих Янченко исә шашка һәм армрестлинг буенча үткәрелгән бәйгедә икенче урыннарны яулады. Яшел Үзәннән Илгизәр Сибагатуллин исә армрестлингта өченче урынга лаек дип табылды.
Инвалид хатын-кызлар арасындагы бәйгедә Казанга белем алырга Чечнядан килгән Седа Башкаеваның шулай ук армреслингта уңышлы чыгыш ясавын әйтмичә булмый. Бу мөслимә кыз армреслингта – беренче, шашкада икенче урынны яулады. Ә Дагыстаннан килгән Әминә Кункуевага исә армреслингта өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый