Чечня мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Солтан Мирзаев, сәламәтлеге какшау сәбәпле, вазифасыннан китте. Чечня мөфтие вазифаларын вакытлыча үтәүче булып, Мөхәммәд Хийтанаев билгеләнде.
«Кавказский узел» язганча, Солтан Мирзаев Чечня Диния нәзарәте рәисе итеп 2005 елның июнендә сайлана. Ә 2010 елдан гомеренә буена бу җөмһүриятнең мөфтие булып сайлана.
3 июньдә мөфтияттә республика башлыгы ярдәмчесе Адәм Җовтаханов катнашында киңәшмә булып уза. Анда ул Чечня мөфтиенең сәламәтлеге какшау сәбәпле, вазифадан азат итүләрен соравы хакында белдерүен әйткән.
2005 елда үзен Чечня мөфтие итеп сайлаганчыга хәтле Солтан Мирзаев 2002 елдан мөфтинең беренче урынбасары булып эшли. Чечняда Аслан Масхадов идарә иткән чорларда ул Ичкерия милли гвардияге имамы вазифасын үти. 2000 елда исә ул Әхмәт Кадыйров администрациясе башлыгының вакытлыча киңәшчесе иде.
Чечня мөфтиятеннән хәбәр итүләренчә, Мөхәммәд Хийтанаев ике ел буена Грозный каласы мөселманнары казые вазифасын башкара. Хийтанаев шулай ук Чечен башкаласы мэрының киәшчесе һәм республика мөфтие урынбасары да булып тора. Быелның гыйнвар аеннан ул Чечня мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары итеп тә билгеләнә. Мөхәммәд Хийтанаев югары дини белемгә ия, ул Димәшктә Фәтх исемндәге Ислам дәүләт университетын тәмамлый.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы