RIA.RU дан алынган мәгълүматларга караганда, Бразилиянең футбол җыелма командасы тренеры Сколари үз вазифасыннан җибәрелде.
Бразилия футбол конфедерациясе Сколарины һәм тренерлар штабының башка әгъзаларын, шулай ук техник директор Карлос Альберто Паррейраны ялга җибәрү турында карар кабул итте.
Globo агентлыгы хәбәреннән күренгәнчә, Бразилия футбол командасы дөнья беренчелегендә бары тик дүртенче урынны алгач, баш тренер Луис Фелипе Сколари үз вазифасыннан киткән.
Голландия командасына 0:3 исәбенә оттырып, чемпионатта дүртенче урынны алганнан соң, Сколари матбугат конференциясе вакытында аның язмышын Бразилия футбол конфедерациясе (CBF) хәл итәчәк дип белдергән иде. Һәм менә CDF тренерларны эштән җибәрү турында карар кабул иткән.
Бразилиялеләр булачак чемпионнарга – Германия командасына 1:7 исәбенә оттырдылар. Мондый хоккей исәбе аларга (тренерларга) кыйммәткә төште: остазларны эштән җибәрделәр. Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, алар 3 нче урын өчен барган уенда голландиялеләргә 3:0 исәбенә җиңелгәч, эшләре бөтенләй дә хөртигә әйләнде. Бу ике тапкыр рәттән оттыру аркасында алар тренерлык вазифасыннан азат ителде.
Моңа кадәр Бразилия җыелма командагы 20 дөнья чемпионатында катнашып, шуларның бары берсендә генә зур исәпкә оттырды. 1998 елда Бразилия командасы дөнья чемпионаты финалында 3:0 исәбенә Франция футболчыларына отылган иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы