Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районының Бөрбаш авылында балалар өчен уздырылган мөселман Сабан туенда катнашты.
Быел әлеге күркәм бәйрәм сигезенче мәртәбә оештырылды, бирегә 8000 нән артык мөселман кардәшебез җыелды. Шунысы да сөендерде: Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә килүчеләр байтак иде. Чарада шулай ук мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы Рамил Нутфуллин, имам-мөхтәсибләр, авыл халкы катнашты.
Сабантуй Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламләве, фатихасы белән башланды. Хәзрәт Сабан туйны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Район акыллы һәм гыйлемле, өлкәннәргә хөрмәтле балалар, яшьләр белән дан тотсын, дип теләде.
Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев районга бәрәкәт, тынычлык сорап дога кылды. Шулай ук ул Сабантуйны оештыруда 50дән артык оешма ярдәм итүен, 100 иганәче, эшкуар, моннан тыш, авыл кешеләренең зур булышлык күрсәтүен билгеләп узды. Иң активларга Татарстан мөфтие нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы