21 майда Болгар шәһәрлегендә, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, "Изге Болгар җыены" булды. Ул өйлә намазы белән тәмамланды, аны Җәмигъ мәчете каршында укыдылар. Гыйбадәт кылуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министы урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.
"Изге Болгар җыены" кысаларында, Болгар Ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды, аңа кадәр аның эчтәлеге җәмәгать алдында укылды. Истәлек капсуласы салынганда бар халык тәкбир әйтеп торды. Киләчәк буынга юлланылган капсула татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган. РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланылган дини белем бирә торган югары уку йортында бер үк вакытта 300 ләп кеше укый алачак. Болар - квалификацияләрен күтәрә торган имамнар, 75-100 чамасы магистрлар һәм докторлар. Академиядә 5 кафедра эшләр, дип ниятләнә.
Җыен Болгар шәһәрлегендә 1995 елдан бирле оештырыла. Бу җыенга Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы тырышлыгы белән үткәрелә. ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата буларак тәгаенләнде дип хәбәр итте "Татар-информ".

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы