Бәйгене Грозныйның Баш казые Мөхәммәд Хийтанаев җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Конкурста катнашучылар бер-бер артлы чыгып, куллары ярдәмендә махсус китаплардан Коръән аятьләрен укыды. Аларның осталыгы изге китапны никадәрле тиз һәм тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, дөрес укулары буенча бәяләнде.
Бәйгедә ЧДУның юридик факультеты студенты (беренче курс) Хаҗиморад Мөхәммәдрәсүлев җиңеп чыкты. Икенче урынны исә Казаннан Рамазан Морзашев алды. Өченче урынны Чечнядан Әбүезит Туганов белән ингушетияле Ибраһим Балаев бүлеште. "Грозный-Информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр бирелгән. Гомумән, берәү дә игътибарсыз калмаган.
Бүләкләрне тапшыру тантанасы вакытында Мөхәммәд Хийтанаев сукырларга Коръәнне өйрәнүе никадәрле кыен булуга карамастан, белемгә омтылуларын югары бәяләгән. Аларның күзле кешеләргә үрнәк булып торулары хакында әйткән.
"Безнең өчен исә шунысы куанычлы: Чечнядагы конкурста катнашучылар арасында "Сөләйман" да белем алучылар да бар. Әйтик, икенч урындагы Рамазан – безнең элекке шәкертебез. Ул - бик тырыш шәкертләребезнең берсе. Шуңа күрә дә лаеклы рәвештә җиңү яулады. Әстерхан өлкәсенең Югары Баскынчак авылында 1985 елда казах Амангильде һәм Аймак гаиләсендә дөньяга килгән Рамазан узган елда гына тәүге тапкыр "Сөләйман” мәчетенә аяк атлаган иде. Нибары 1 ел вакыт эчендә ул дингә омтылышы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, зур уңышларга иреште. Хәзерге вакытта Казан Ислам көллиятендә белем алуын дәвам итә. Без аның белән горурланабыз. Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез”,-диде Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры