РИИда чираттагы интеллектуаль уен булып узды. "Нәрсә? Кайчан? Кайда?" дип аталды ул. Ярышта РИИ, КИК һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре көч сынашты.
Барлыгы сигез команда булып, 1 нче урынны РИИның икътисад бүлеге студентлары алды. Беренче урынны яулаучы команда " Бәхетлеләр” дип аталды. Икенче, өченче урыннарда "Ихсан”," Мираж” командалары булды. Катнашучылардан тиз уйлау, төгәллек, ислам диненең тарихи вакыйгаларын, шәхесләрен белү ләзем иде. Сораулар бик тә кызыклы булып, командалар берсеннән-берсе узыша-узыша җавап бирделәр. Әмма кайбер сорауларга бер командада да җавап бирә алмау очраклары булды. Бу әле үз өсләрендә эшләргә, тырышырга кирәк дигән сүз. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
Бу ярышлар бергәлек, дини уку йортларында укучы студентларны берләштерү өчен оештырыла, дип аңлатты оештыручылар.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы