Болар хакында үзенең Фейсбуктагы сәхифәсендә Украина халык депутаты Анатолий Гриценко яза. "Әле генә Дмитрий Булатов белән сөйләштем. Иң мөһиме, ул исән! Бу барлык көннәрдә аны җәзалаганнар: кискәләгәннәр, типкәләгәннәр. Бөтен тәне авырта, киселгән колагыннанкан ага...”,-дип яза Гриценко. Булатов хәзерге вакытта Киевның "Борис” клиникасында дәвалану уза.
Булатов сүзләренчә, ул әлегә кадәр үзен кем һәм ни өчен урлаганнарын белми. Тик җинаятьчеләрнең "рус шивәсе белән сөйләшүләре” аның исендә калган. Урлаучылар аны каты гына җәзалаганнар: аяклары белән типкәләгәннәр, кулларын очлы әйберләр белән тишкәннәр, битен танымаслык хәлгә китергәннәр һәм колагының бер өлешен кискәннәр. Узган пәнҗешәмбедә аны машинадан карлы урманда төшереп калдырганнар. Ир заты сәгать буе барып, бер авылга килеп чыга. Андагы берәү, ниһаять, аңа ишек ача. Ул шуннан үзенең дусларына шалтырата, дип хәбәр итә "Интерфакс”.
Украинаның "Автомәйдан” каршылык күрсәтү әйдәманы Дмитрий Булатов билгесез затлар тарафыннан 22 гыйнварда урланган була һәм кичә, ягъни 30 гыйнварда Вишенко авылында табып алына.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы