Тиздән изге Рамазан аебыз башлана. Рамазан аенда Аллаһының китабы – Коръәни-Кәрим иңде. Бәндәләрне һидәяткә күндерүче, хәләл белән хәрамны аеручы, туры юлны күрсәтүче ул Коръәни-Кәрим.
Әйе, уразаның башлануын күпләребез көтеп ала.
Бу җәһәттән, “Ярдәм” мәчетендә даими эшләүче хатын-кызлар клубының (җитәкчесе – фидакарь зат Мәликә Гыйльметдинова) чираттагы утырышы ураза вакытында дөрес туклану мәсьәләсенә багышланган иде. Аңа төрле яшьтәге гүзәл затлар күп килгән иде. Биредә сабый-сабыяларын җитәкләгән, күтәргән яшь әниләр бихисап иде.
Әлеге кичәне эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Ринат Галимов алып барды һәм ул күп сорауларга тәфсилле җаваплар бирде.
Аннары аш-су осталары ризык әзерләүнең серләренә төшендерделәр, “Мастер-класс” уздырдылар. Камырны әйбәтләп җәеп, гөбәдия дә пешерделәр. Кыскасы, биредә һәр хуҗабикә үзенең аш-су әзерләү серләренә төшенүенә куанды. Тагын шунысын да өстәп әйтик: алар өстәлләрдәге хуш исле үләннәрдән пешерелгән чәй белән дә сыйландылар.
Менә шулай, җәмәгать. Ураза тотканда бихисап күп файдалы мәгълүматларга баеп китә хуҗабикәләр. Ашаганыгыз аш булсын, тәнегезгә сихәт һәм чистартучы, иман-калебне ныгытуда ярдәмче булсын изге Рамазан.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы