Үткән ял көннәрендә "Апанай" мәчетендә малайлар өчен оештырылган җәйге мөселман лагере ябылды.
Лагерьның соңгы көнендә уздырылган чарада мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, мөгаллимнәр, әти-әниләр, мәчеткә йөрүчеләр катнашты.
Балалар ике атна дәвамында алган гыйлемнәрен күрсәттеләр: сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр башкардылар, һәр гамәлне Аллаһы сүзе белән башлауның мөһимлеге турында сөйләделәр.
Һәр балага диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Ә дини викторинада катнашып иң күп бал җыйганнарга махсус призлар да бирелде.
Нияз хәзрәт Сабиров лагерьнең уңышлы узуын, балаларның дини гыйлем белән кызыксынуларын һәм татар халкының рухи байлыгы белән танышуларын билгеләп узды.
Август аенда "Апанай" мәчетенә кыз балалар килүен көтәләр. Кызлар лагере августта уздырыла дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы