Быелның, ягъни 2015 елның 8 июлендә Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисәсе Әлмира апа Әдиатуллинага 77 яшь тулды. Мөселманнарның яраткан ике саны бергә туры килүе күңеленә хуш булды Әлмира апаның. Бу уңайдан, Яшел Үзәндә яшәүче Сания Закирова исемле укучыбыз аңа багышлап, шигъри юллар язган. Игътибарыгызга шуны тәкъдим итәбез.
Әлмира ханымга!
Йөзеңдәге иман нуры
Бар дөньяны яктырта.
Нәкъ синдәй кешеләр менә,
Үзенә тартып тора.
Шомырттай кара күзләрең
Гел елмаеп карыйлар.
Син бәхетле бугай бүген,
Күзләр бит алдамыйлар.
Шундый булып калсаң иде
Гомер ахырынача.
Хөрмәт итсен, кадерләсен
Барлык туган-тумача.
Изге теләкләрем чиксез,
Аллаһым кабул итсен.
Алда картлык көнеңдә дә,
Бары тик шатлык көтсен.
Сания ЗАКИРОВА,
Казан – Яшел Үзән

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы