Казанның "Ак Барс" командасы Финляндиянең "Йокерит" клубы белән үз тарихындагы беренче уенда җиңү яулады.
Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы күчмә матчында Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре көчлерәк булып чыкты - 4:2. Ноябрь башында "Йокерит" үз бозында Магнитогорскның "Металлург" командасына 1:4 исәбе белән оттырды, аннары рәттән җиде җиңү яулады. Ә кичә Хельсинкига Көнчыгыш конференциясенең хәзерге лидеры килде һәм финнарның җиңүләр сериясенә нокта куелды.
Исәпне күпчелектә уйнаган боз хуҗалары ачты. Әмма бу голга "барс" Кирилл Петров шактый тиз җавап бирде. Икенче периодта - Владимир Ткачев, өченчедә Илья Никулин белән Артем Лукоянов хуҗалар капкасына алка кертүгә иреште. Финал сыбызгысы яңгырарга ике минут ярым кала, Петр Коукал күпчелектән файдаланып, исәпне 4:2 ясады.
Уен нәтиҗәсе казанлыларга 72 очко белән Көнчыгыш конференциясендә лидер булып калырга булышты.
"Ак Барс" киләсе матчны иртәгә кунакта Чиләбе "Трактор"ына каршы уздырачак.
«Йокерит» (Хельсинки) – «Ак Барс» (Казан) – 2:4 (1:1, 0:1, 1:2).
Алкалар: Гундерсон – 3 (күпчелектә, Аалтонен), 11:07 – 1:0. Петров – 3 (Бурмистров, Меллер), 13:32 – 1:1. Ткачев – 3 (Мирнов, Лукоянов), 26:27 – 1:2. Никулин – 7 (Азеведо), 46:11 – 1:3. Лукоянов – 6 (Мирнов, Ткачев), 48:54 – 1:4. Коукал – 8 (күпчелектә, Мозес), 57:28 – 2:4.
Капкачылар: Карлссон (57:52) – Нильссон.
Чыганак: "Татар-информ"

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы