2014 елда Россиядән 16 381 мөселман хаҗ кылды. Алардан 12 809 кеше Согыд Гарәбстанына очкычта барды, ә 3 572 инсан катнаш транспорттан (самолет һәм автобустан) файдаланды. Россиядән хаҗ кылырга барган 5 өлкән яшьтәге мөселман (аларның дүртесе – Дагыстаннан, берсе – Татарстаннан) Мәккәдә җирләнде, дип хәбәр итте Россия Хаҗ-миссиясе җитәкчесе Абдулмәҗит Мөхәммәтев.
А. Мөхәммәтевнең хәбәренә караганда, Хаҗ-миссиянең әгъзалары 200 кешене тәшкил иткән. Хаҗ барган вакытта Мәккәдә Россия Хаҗ-миссиясенең оператив штабы тәүлек буена эшләгән. Хаҗ кылган урыннарда тәүлек буена медицина офислары эшләгән, аларда белемле табиблар кизү торган.
“Тулаем алганда, хаҗ сезоны тыныч узды, дөрес, хаҗиларның салкын тидереп чирләүләре аз булмады. Инде дүртенче ел рәттән Россиядән хаҗ кылучылар Минә үзәнлегендәге палаталар шәһәрчегенең уртасында яшәде. Хаҗилар Гарәфәт тавына алып барылды һәм үзләренә кире кайтарылды. Аларның һәммәсе дә ятак кирәк-ярагы һәм салкынча эчемлекләр белән тәэмин ителде”,-дип аңлатма бирде Россия Хаҗ-миссиясе вәкиле.
Мәккәдә вафат булучыларга килгәндә, А. Мөхәммәтев аларның барысы да табигый юл белән, ягъни олы яшьтә булулары нәтиҗәсендә күзләрен мәңгегә йомулары хакында белдерде. Россиядән хаҗ кылырга барган бер кеше кунакханәдә йоклаганда вафат булган, ә икенчесе тәваф вакытында җан тәслим кылган.
Хаҗ-миссия җитәкчесе Согуд Гарәбстаны Корольлегенең рәсми органнарына таянып, хаҗ кылганда Эбола вирусы белән чир йоктыручыларның булмавы хакында әйтте.
Россия мөселманнары арасында хаҗ квотасы болай бүленде: Дагыстан МДНенә – 6000, Россия Мөфтиләре Шурасына – 2400, Татарстан МДНенә – 1800, Чечня МДНенә – 2600, Ингушетия МДНенә – 2400, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәгенә – 1100, Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтенә 1100 урын бирелде.
Европа мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Журналист буласың киләме?
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы