Җеназада Вәлиулла хәзрәт Якуповның татар-мөселман милләте өчен эшләгән гамәлләре, ислам яңарышында зур роль уйнавы билгеләп узылды.
ТР мөфтиенең элеккеге урынбасары белән хушлашуга ТР Премер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Татар конгрессы Башкарма Комитеты рәисе Ринат Закиров,элекке мөфти Госман Исхакый, Кол Шәриф имамы Рамил Юныс, Үзәк Дини идарә рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие урынбасары Әлбир Крганов, Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев - Татарстан һәм Россиянең дин әһелләре килде.
Дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин Вәлиулла Якуповның олы эшләрен искә алды. Аны үтерүчеләрнең тиешле җәзаны алачагын белдерде. - Гомергә тыныч яшәгән Татарстанда мондый хәлләр булуы аптырашта калдырды. Алга таба имамнарга бердәм булырга кирәк. Юкса, соңгы вакытларда таркаулык нык сизелде -, диде Марат Гатин.
Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Вәлиулла Якуповның 20 ел дәвамында милләт, дин өчен тырышып, миллионлаган китаплар басуын, йөзләгән хезмәтләр һәм китаплар язуын мактап искә алды. - Ул байлык җыймады,зур йортлар салмады. Аның бар байлыгы - үзе ремонт ясаткан Апанай мәчете, китаплары булды. Рамазан алдыннан мәгърифәтче кешене үтерү - мөселманнарның йөзенә төкерү булды-,диде Крганов.
Вәлиулла Якупов Татарстандагы имамнар арасында иң белемле, укымышлы дин әһеле саналды. Муллалар арасында беренче булып галим дәрәҗәсе алды.
Вәлиулла Якупов Самосыр зиратына җирләнде.
Тимер Сәгыйтов

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры